Яшәеш

Татар Исламында инде адвокат яллаганнар

«Ә кирәк идеме соң бу юл?» - дигән сорау туа. «Хәзерге кыяфәттә, әлбәттә, юк!» - ди исламлылар. Татарстан Республикасы прокурорына язылган хаттагы 19 имза моңа дәлил.

Хәтерегездәдер, үземнең соңгы мәкаләмдә Татар Исламында «Нурдорстрой» оешмасының директоры Илдар Яруллин белән булган очрашу турында язган идем. Ул анда, Татар Исламы урамы агымдагы елның беренче июленә төзекләндерелгән һәм чәчәкләргә күмелгән булачак, дигән матур әкияткә ышану тудырган иде. Бүген инде 27 май, җәмәгать. Юк, әлегә берни дә әйтеп булмый, бәлки ниндидер әфсен белән калган бер ай эчендә ул вәгъдә иткәнчә юл кырыйлары да яшел үлән белән түшәлер, һәр йортның капка төбенә төшү урыннары да бик уңай һәм шәп итеп ясалыр. Тик әлегә менә нинди хәл күзәтелә:
- Кызым, нәрсә соң инде бу? Ник алар безне шул кадәр мыс­кыл итәләр? Ике ай элек, өйгә керәм дип, егылдым шул юл дип аталган таудан. Хәзер инде өйдән чыгарга да куркып торам. Ипине миңа кем китереп бирер? Миңа калса, ул юл бөтенләй булмаса яхшырак булыр иде, - дип ярсып сөйли 92 яшьлек Зөһрә апа.
Авылның активисты Мансур Гыймранов чарасызлыктан адвокат яллап, изге урыннарны һәм Татар Исламы халкының хокукларын яклауны сорап, кабат ТР прокуратурасына хат язган.
- Авыл эчендә юл, биредә яшәүчеләрнең хокукларын, те­ләк­ләрен санга сукмыйча салынганы күренеп тора, - дип яза ул. - Авыл уртасына ике метрга якын дамба өеп куйганнан соң өйләр чокыр астында калды, ишек алларына һәм гаражларга машина белән кереп булмый, хуҗалык җирләрен сукалар өчен кирәк булган тракторлар турында әйтеп тә торасы юк. Юл кырыйларына җәелгән комны авылдан 200 метр ераклыктан гына алалар. Бүгенге көндә анда авыл халкын су белән туендыручы чишмә өстендә үк зур котлован казылган һәм аның чишмәне юкка чыгару куркынычы бар.
Миллионлаган сум акча сарыф ителгән. Халык риза түгел. Гомумән, җавапларга караганда сораулар күбрәк. 1 июльне көтәбез. Бәлки, могҗиза булыр!
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татар Исламында инде адвокат яллаганнар
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш