Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татар-информ» 2022 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң күп цитаталанган массакүләм мәгълүмат чарасы булды

«Татар-информ» агентлыгы 2022 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң күп цтаталанган ММЧ исемлегендә беренче урынны алды.

Республика медиаресурслары рейтингын «Медиалогия» сервисы аналитиклары әзерләде.

«Татар-информ» өземтәсе индексы 304,12 балл тәшкил итте. Егерме лидер арасында «Татмедиа» АҖнең башка ресурслары да бар. Бу, аерым алганда, «Татарстан 24» телеканалы (4 нче урын), «Челнинские известия» (5 нче урын) һәм «Казанские ведомости» (15 нче урын), «НТР-Нижнекамск» (19 нчы урын) газеталары. «Яңа Гасыр» ТРК 8 нче урында.

«Татар-информ»нан соң лидерлар өчлегендә «Бизнес online» газетасы (2 нче урын) һәм "Inkazan" челтәр басмасы (3 нче урын) бар.

Рейтинг 78 меңнән артык абруйлы чыганаклардан торган «Медиалогия» системасы базасына нигезләнеп төзелгән: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары. Рейтингларны санаганда яңалыклар агрегаторлары һәм үзара чиктәш цитаталар исәпкә алынмады. Тикшеренү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев