Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасының танылган җырчысы ЭКО ясарга җыенуын хәбәр итә

Римма Никитина ЭКО ясарга ниятли.

Җырчының сүзләре буенча, шәхси тормышын җайга салу өчен аның 40 яшькә кадәр вакыты бар. Ул якын киләчәктә тиң кешесен очратып гаилә төзи алачагына ышана. Әмма алай булмаса, җырчы үзе өчен бала табарга ЭКО ясатачак.

«Әнигә дә әйттем, 39 яшьтә тә кияүгә чыкмасам, үзем өчен бала табам, ЭКО ясатам, дидем. Ләкин моңа барып җитмәбез дип өметләнәм инде. Булыр, Аллаһ боерса», — дип әйтте Римма Никитина Татарстан басмасына биргән интервьюда.

Хәзерге вакытта җырчының егете юк. Кыз артыннан күп егетләр йөри, ләкин аның күңеленә ошаганы юк.

Чыганак-фото: https://t.me/tatnewstatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев