1964 елның октябрь ае. Мин Грузиянең Вазиани поселогыннан ерак булмаган ракета частендә хезмәт итәм.
Бер төндә безне тревога буенча күтәрделәр. Округка Советлар Союзы маршалы В.Чуйков килгән икән дигән хәбәр таралды. Безне Әрмәнстанның Дилижан шәһәре аша Севан күле буена чыгардылар. (дөресрәге күтәрделәр, чөнки Севан күле диңгез өслегеннән 1,9 км биеклектә). Севанга менү өчен 2 перевал бар. Берсе «Семеновский», икенчесе - «Пушкинский». Без беренчесе аша мендек. Кышын ул вакытта кыска гына арага ябылып торалар иде.
1962-63 еларда массакүләм юкка чыгару коралларыннан (атом төш, биологик, химик) саклану буенча өйрәнүләр гаскәрләргә бик нык керә башлады.
Көн уртасында солдатларны, сержантларны аерым батареяләр буенча сайлануын, дөрес кия белүен сынау өчен герметик палаткаларга кертә башладылар. Учебный газ (хлорпикрин) противогаз размер буенча дөрес сайланмаса, яки маска бөгелеп калып киселсә, күздән яшь агыза, йөткертә, сулыш алу кыенлаша, гомумән, күрсәтелгән 5 минутны палаткада утыра алмыйсың. Солдатлар, сержантлар сынауны яхшы уздылар.
Чират офицерларга җитте. Аларны да аерым батареялар буенча кертә башладылар. Безнең батареядә капитан Соколов бар иде (бүлек җитәкчесе). Мин аның маскасын алып карадым да шаккаттым - 4нче размер (ул размерны «ат размеры» дип йөрттеләр, чөнки ул соңгы размер). Мин аңа үземнең икенче размерлы масканы бирдем.
Офицерлардан бары тик капитан Соколов кына палаткада 5 минут утырып чыга алды. Шул көнне противогаз киеп без ракетаны тикшердек, нормативны ике тапкыр кыскартып үтәдек. Маршал Чуйков стройда безнең кулларны кысып: «Молодцы, ребята!» - диде.
Чуйков олы гәүдәле, таза кеше булып хәтердә сакланып калган. Офицерларны җыеп, бик нык сүккән диделәр. Кәгазьгә язмый торган сүзләрне дә күп кулланган.
Хезмәт итеп кайтканнан соң, 3 ел узгач, студент чакта очраклы рәвештә Казанда үзебезнең замполитны - подполковник Козловны очраттым. Ул хәрби училищеда укый торган улы янына килгән икән. Козловның әйтүе буенча капитан Соколовка срогы җитмичә майор дәрәҗәсе биргәннәр. «Татарин меня спас!», - дип көлеп йөргән икән.
Роберт Тимершин.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев