Татар дөньясында зур югалту
Авыр туфрагы җиңел булсын...
- Әдәбият галиме Флера Әкрам кызы Ганиева вафат булган! Авыр югалту! Флера апаның урыны оҗмахта булсын!
Чын укытучы, ихтирамлы һәм игътибарлы, ярдәмчел һәм таләпчән шәхес иде. Матур, йомшак тавышы, елмаючан йөзе һәрвакыт күз алдында тора. Ул студентка да, укытучыга да, беренче чиратта, кеше, шәхес итеп карый иде. Шуңа да һәркем тарафыннан хөрмәт ителде.
Флера апа әдәбиятны яхшы белә иде. Бер сөйли башласа, чыннан да авызына каратып тота иде. Соңгы елларда укыту методикасына тартылды. Татар мәктәпләре өчен әдәбият дәреслекләре эшләде. Ул монда да классик принциплардан чыгып эш итте. Мөгез чыгармыйча гына укучыны әдәби әсәргә китерү юлларын ачты, күрсәтте.
Флера апа Ганиеванын якты истәлеге күңелләрдә сакланыр! Гүрләре якты, туфрагы җиңел булсын! Сезнең изге гамәлләрегезгә җәннәт капкалары ачылсын!
Әлфәт Закирҗановның ВК сәхифәсеннән алынды
Фото: Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев