«Татар авылы» күргәзмә комплексына сәяхәт
Яшел Үзән шәһәре 16нчы мәктәбенең 3А, 4А, 7Б сыйныф укучылары «Татар авылы» күргәзмә комплексына сәяхәт кылды.
Балалар ул заманның төрле катламнарындагы йортларны һәм хуҗалык корылмаларын (игенче, һөнәрче, сәүдәгәр), эш коралларын, йорт кирәк-яракларын, ягъни XV-XX гасыр кешеләренең шөгыльләрен үз күзләре белән күрде, «Кыстыбый пешерү» мастер-классында катнашты.
Укучылар шулай ук экзотик һәм йорт хайваннарын – атларны, сарыкларны, ишәкләрне, тәвә кошын, боланны сыйлап карау мөмкинлегенә иреште. Мавыктыргыч экскурсия татар традицияләрендәге туклыклы төшке аш белән тәмамланды.
Укытучылар һәм укучылар экскурсиядән бик канәгать калды. Сәфәр аларда бик зур тәэсир калдырды.
Мондый сәяхәтләр татар тарихы, мәдәнияте атмосферасына чумарга, шулай ук милли мирасны саклап калырга ярдәм итә.
16нчы мәктәп ВК сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев