Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татар авылы» этнографик комплексы Яшел Үзән районында «Зөләйха күзен ача» сериалы төшерелгән урыннар буларак экскурсия маршрутына керәчәк

"Россия" телеканалында язучы Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге китабы буенча төшерелгән "Зөләйха күзләрен ача" сериалының 8-нче сериясен күрсәтү тәмамланды. Республика туроператорлары Татарстанда сериал төшерү урыннары буенча маршрут булдыру теләген белдерде.

Гүзәл Сәлмәнова, “Премьера Трэвел”: “Сериал, һичшиксез, игътибарны җәлеп итте һәм Россия халкына татар халкының ничек яшәгәнлеген һәм яшәвен белү кызык булыр дип уйлыйм. Татарстанда нинди традицияләр, көнкүреш, мәдәният булган һәм бар. Мондый проектлар һәрвакыт кызыклы".

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов болай дип билгеләп үтте: «Әлбәттә, хәзер бөтен ил үзизоляцияләү режимында яши, һәрвакыт алга карыйбыз һәм ел саен яңа һәм кызыклы маршрутлар тәкъдим итәргә тырышабыз. Сериалны миллионлаган кеше карады, тик YouTube та гына сериал тугыз миллионнан артык карау җыйды, китап үзе бик көчле, якты образлар иҗат итте.

Бөтен күренешләр республиканың иң матур урыннарында төшерелде - Лаеш районында Каманы төшерү өчен махсус Семрук бистәсе төзелә, Зөләйха авылы күренешләрен Яшел Үзән районындагы «Татар авылы» ачык һавадагы этнографик музеенда төшерелде һәм ул, һичшиксез, Казанның тарихи үзәге булып тора. Маршрут, барлык чикләүләрне бетергәннән соң, Татарстанга килүчеләргә кызыклы булачагына без ышанабыз".

Республиканың экскурсоводлары да идеяне хуплады. "Туристларга фильм буенча таныш урыннарны күрү кызык дип уйлыйм, - дип билгеләде Михаил Лапкин, Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе рәисе, - безгә бу маршрутны эшләүгә алыну кызык булыр иде. Туристлар Татарстанга кайткач һәм барлык чикләүләр бетерелгәч, маршрут популярлык казаныр дип өметләнәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев