ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы вафат булды
***
Чаллыда 90нчы яшендә ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы Роза Әхәт кызы Закирова вафат булды.
Казан университетын тәмамлаганнан соң ул үз гомерен яраткан һөнәренә багышлаган: Үзбәкстанда, Таҗикстанда рус теле һәм әдәбияты укыткан.
1980 елда Роза Әхәт кызы СССР территориясендә 2356 укучыга яраклаштырылган беренче эксперименталь 35нче мәктәпне җитәкли. Уку йортының үзенчәлеге – йөзү бассейны, кинозал, 80 уку кабинеты һәм хәтта телестудия булу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев