Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ташламалар бар: пенсионерларга һәм күп балалы гаиләләргә

Заман һаман алга таба бара. Шуңа бәйле рәвештә законнар да үзгәреш кичерә. Салымнар системасында кайбер яңалыклар бар. Шулар хакында сөйләү өчен без Татарстан Республикасы буенча 8нче федераль салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясе җитәкчесе Вячеслав Савиновка мөрәҗәгать иттек.

- Вячеслав Владимирович, милек салымы түләүдә үзгәрешләр булуын ишетеп беләбез, шуны аңлатып бирсәгез иде?
- Чынлап та, үзгәрешләр булды. 2015 елда без милек өчен каралган салымнарны алдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча түләп бара идек. Ә 2016 елда узган салым чоры өчен алдагы елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.
- Яшел Үзән муниципаль районының VIII сессиясендә күп балалы гаиләләргә милек өчен салымнарга ташлама бирелү турында карар кабул ителде. Ул нәрсәне аңлата?
- Күп балалы гаиләләрнең милегенә салым өчен ташлама бер объект өчен генә каралган. Мәсәлән, әгәр дә гаиләнең ике фатиры бар икән, салым шуларның берсенә генә бирелә ала. Ә объектны салым түләүче үзе сайлый. Моның өчен гариза белән салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2016 елда мөрәҗәгать итсәң, ул 2017 елда гамәлдә булачак.
- 2015 ел өчен милек салымының яңача исәпләнүе билгеле. Бу исәпләүләр ничек итеп алып барылачак?
- Милеккә салым агымдагы елның 1 гыйнвары торышына объектның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Салым базасын билгеләгәндә объектның кадастр бәясе фатир гомуми мәйданының 20 квадрат метры, бүлмәнең - 10, ә торак йортның 50 квадрат метрыннан чыгып киметелә.
Пенсионерларга милек салымын түләүдә ташлама бирелә. Бу салым түләүченең үзенең сайлавы буенча бары бер объект буенча гына алып барыла. Ташлама алу өчен гариза бирергә кирәк булачак.
Милеккә салымны кадастр бәясеннән чыгып исәпләү этаплап киметү коэффициенты кулланып алып барылачак.
- Җир салымы түләүдә шәхси эшмәкәрләргә нинди дә булса үзгәрешләр кагыламы?
- Исегезгә төшерәбез: 2015 елга кадәр шәхси эш алып бару өчен кулланылган җир участокларына шәхси эшмәкәрләр салым декларациясе тутырырга һәм җир салымын исәпләргә тиешләр иде. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан җир салымын алар салым инспекциясе җибәргән уведомление белән түлиләр. Димәк, хәзер шәхси эшмәкәрләргә җир салымы буенча декларация тутырырга һәм салымны үзләренә исәпләргә кирәкми.
- Салым вакытында түләнмәсә, пеня ничек билгеләнә?
- Хәзер пенялар Россия Банкы билгеләгән яңадан финанслауның 1/300 ставкасын кулланып исәпләнә. 2016 елдан РФ Үзәк Банкы аны 11 процент тәшкил иткән төп ставкага тигезләштергән. Элек ставка түбәнрәк, ягъни 8,25 процент иде, хәзер инде ул арткач, пеня суммасы да арта.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Теманың дәвамы, ягъни физик һәм юридик затларның алган табышына билгеләнүче салымнар турында язма газетаның киләсе санының берсендә биреләчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев