Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихта мондый җәй беренче булачак

Синоптикларның 2024 елның җәенә фаразы: «тарихта иң эссесе булачак»

«Рекорд температуралары»ның сәбәбе - «Эль-Ниньо» җылылык күренешенең йогынтысы, ягъни температура Тын океанның экваториаль өлешендә үзгәрәчәк. Кызык, эсселек Россия Федерациясендә генә түгел, бөтен дөньяда фаразлана.

Әйтик, июнь аенда Россиянең күп кенә төбәкләрендә температура нормадан 7 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Кайбер шәһәрләрдә +35 градуска кадәр көтелә. Нәтиҗәдә, 2024 елда явым-төшем күп булган районнарда корылык булырга мөмкин, ә менә коры җирләрдә дымлы һава торышы «патшалык итү» куркынычы бар.

Шул ук вакытта синоптиклар аномаль эсселек аркасында янгыннар арту куркынычы турында да кисәтте. Шулай ук бозлар эрегәнлектән көчле давыл булырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев