Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихи квартал яңара

Яшел Үзәндә «Полукамушки» тарихи кварталын үстерү концепциясен тормышка ашыру буенча киңәшмә узды

Очрашуда ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, КДАТУ Архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен реконструкцияләү, рес­таврацияләү кафедрасы доценты Светлана Персова, инвесторлар кат­нашты.


Бүгенге көндә «Полукамушки» кварталының 6 йорты сатуга әзер, 3есе муниципаль ихтыяҗлар өчен резервланган, сатуда 9 объект кала. Объектның уртача бәясе 1 млн.сум тәшкил итә.

«Полукамушки» –шәһәребезнең йөрәге. Тарихи квартал яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Безнең бурыч – ял итү өчен төрле мәйданчык булдыру. Монда инде каһвәханә бар, кварталга яңа тормыш өрәчәк объектлар төзелә. Бүген безгә коммуникацияләр үткәрү һәм территорияне төзекләндерү буенча тулы проект кирәк, – диде Михаил Афа­насьев.

Кунаклар эш барышы белән танышты. Йортларны торгызуда төп шарт – баштагы архитектура кыяфәтен саклау. Тарихи кварталда җәяүлеләр юллары, фонтан, гаилә рес­тораны барлыкка килергә тиеш. Ике йортта Серго һәм Горький исемендәге завод музейлары, өч йортта сәнгать галереясе, китапханә һәм мәдәният идарәсе булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев