Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тарихи вакыйга: «Метеор-2020» суга төшерелде

Зеленодольск Горький исемендәге заводта Корабльләр төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багыш ланган тантаналы чара узды.

Һәм аның кысаларында яңартылган «Метеор-2020» 03830 проектының су асты канатларында йөзүче тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, Ханты-Манси автономияле округы губернаторы урынбасары Александр Тиртока, «Северречфлот» АҖ генераль директоры Айрат Чумарин, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
— Бу үзенчәлекле көнне без яңартылган «Метеор-2020»не суга төшерәбез. Бу уникаль судно, ул сыйфат, комфорт һәм тизлек буенча барлык таләпләргә туры килә. Бүген төшкән метеор Ханты-Манси округында яшәүчеләргә хезмәт итәр дип ышанабыз. Завод хезмәткәрләренә, проектантларга һәм төзелештә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәт. Барыгызны да бәйрәм белән, дуслар! – дип котлады Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Матур гадәт буенча судноны суга төшергәндә шампан шәрабы ваттылар. Бу чынлап та тарихи вакыйга, чөнки 2006 елдан бирле А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы тиз йөрешле пассажир теплоходлары чыгаруны туктаткан була. Һәм ул моңа кадәргеләреннән тулысынча аерыла, дөньякүләм стандартлар буенча эшләнгән. Сүз уңаеннан, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы 1961 елдан 2006 елга кадәр Россиядә «Метеор» тиз йөрешле пассажир теплоходлары чыгаручы бердәнбер предприятие була. Заводтан Болгария, Вьетнам, Кытай, Нидерланд, Польша, Венгрия, Чехия, Словакия һ. б. экспортка киткән 400дән артык судно төзелә.
«Метеор - 2020» 122 пассажирга исәпләнгән һәм алар иминлеге өчен барлык шартлар да каралган. Аның ягулык запасы бер өзлексез 13 сәгать хәрәкәт итәргә җитә. Сай җирләрдән дә йөри һәм җиһазландырылмаган яр буена да керә ала. Салоны иркен, кәнәфиләре уңайлы, WI-FI ярдәмендә мультимедиа контентына керү мөмкинлеге бар, багаж бүлеге белән җиһазландырылган, физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен дә уңайлы.
– Хезмәтегез өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең халкыбыз сезнең эшне лаеклы бәяләр дип ышанам. Ханты-Манси округы флоты зур бүләк ала. Метеор ЮГРАның киң территориясенә җәелгән торак пунктларны тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәм тагын шундый ук типтагы метеор кулланышка тапшырылырга әзерләнә. Димәк без якын арада кабат күрешәчәкбез, – дип сөйли Ханты-Манси автономияле округы губернаторы урынбасары Александр Тиртока.
Тиздән мондый судно Татарстан өчен дә чыгарылачак. «Бүген Россия күләмендә бу юнәлештә эш бара. Без аны әлегә күрмибез. Мондый метеорлар бездә дә йөрия чәк», – дип белдерде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Әлеге судно тулысынча диярлек Россиядә җитештерелгән җиһазлардан эшләнгән, кайбер детальләр генә читтән кертелгән. Тиздән аларның да аналогларын булдырырга җыеналар.
Бәйрәм уңаеннан, бер төркем завод хезмәтчәннәре Рәхмәт хатларына һәм Грамоталарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев