Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тәрәз төбендәге мини-бакча: февраль аенда орлык чәчү серләре

Безнең урта полоса климаты февраль ахырына таба яз һавасы белән сулый башлый. Менә шул үзенчәлекле сулыш бакча үстерергә яратучыларга могҗизалы рәвештә тәэсир итә дә инде. Инде җимерттереп шул эшләренә чумасы килү теләген, карлар эреп беткәнче, алар тәрәз төпләрендәге мини-бакча белән әвәрә килеп, баса тора.

Фото: ясалма интеллект

Җылытылмаган теплицалары булганнарга, орлыкларны туфракка төртү өчен, нәкъ тә менә февральнең 20ләреннән соң иң кулай вакыт санала. Әле бу чорда тишелгән үсентеләргә дә көн яктылыгы гына җитеп бетми, шуңа фитолампалар ярдәмендә аларны өстәмә яктылык белән тәэмин итмичә булмый. Белгечләр әлеге приборны көненә 11-12 сәгать кабызырга киңәш итә. 

  • Әгәр тәрәзә төпләрегез салкын булса, үсентеләр өчен җылы аслыклар ясагыз. Югыйсә җир туңып, үсемлекләр зәгыйфьләнәчәк яки үләчәк.
  • Баклажан, татлы борыч һәм томатлардан тыш, февральдә тасма кыяклы суган (лук-порей), башлы суган, тамырлы һәм сабаклы сельдерей чәчәргә була. Бу яшелчәләрнең үсентеләрен гыйнварда үстерергә киңәш итәләр, ләкин соңга калсагыз, моны кышның соңгы аенда да эшләргә мөмкин.
  • Петуния, люпин, өч төсле миләүшә кебек чәчәк культуралары исемлеген лаванда, бегония, пеларгония, лобелия һәм гвоздика белән тулыландырырга була. Озак үсүләренә карамастан, аларны язга кадәр чәчәргә мөмкин.
  • Ә инде ачык һавага утыртыласы үсентеләр белән ашыкмасагыз да була. Март урталарына таба да өлгерәсез. Чөнки, иң көйсез һәм җылы яратучы татлы борычның да, тишелгәннән соң, бакчага чыкканчы ныгып өлгерү чоры 55-65 көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев