Танышы 54 яшьлек ир-атның күкрәгенә пычак белән кадаган
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 958 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 610ы – шәһәрдән, 348е районнан булган. 341 кешене госпитализацияләгәннәр: 246сы – шәһәрдән, ә 95е – районнан.
Төзүчеләр проспектында танышы сугып борын сөяген сындырган 38 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Норкин урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 53 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Сөяркәсе ботына пычак кадаган 39 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Васильевоның «Весна» бакчачылык җәмгыятендә балтырын елан чаккан 51 яшьлек исерек ирне медиклар Васильево дәваханәсенә китергән.
Рус Наратлысы авылында танышы күкрәгенә пычак кадаган 54 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтеп, хирургиягә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев