Танылгын җырчының тормыш иптәше дә эстраданы яуларга җыена?
Популяр эстрада йолдызы Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр татарча җыр яздыра. Моның өчен ул вокал дәресләренә дә йөри башлаган.
Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр татарча җыр яздыра. Моның өчен ул вокал дәресләренә дә йөри башлаган.
«Вокал укытучым бик тә текә һәм тәҗрибәле. Аңа аерым рәхмәт. Алсу җырларын балачактан ук җырладым, ни өчендер аның репертуары миңа ошый. Мин татарча җыр өйрәнәм, аны соңрак күрсәтә алачакмын», – дип хәбәр итте бу яңалыкны Илсөяр.
Ул барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. «Әниләргә — шушындый матур, батыр уллар үстергән өчен, тормыш иптәшләренә — нәкъ менә шундый ир-атны сайлый белгән өчен, андагы булган егетләргә батырлыгыгыз өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт җиткерәбез. Сез – үрнәк. Барыбызга да тынычлык телим», — дип йомгаклады ул сүзен «Болгар» радиосында барган туры эфирда.
Чыганак: Tatar Today
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бу кызлар бигрәк инде... Кеше кыяфәтен югалтты битбу
0
0