Танылган тренер вафат
***
Яр Чаллыда танылган җиңел атлетика тренеры, чаңгы узышлары буенча спорт мастеры Виктор Александрович Пермитин 84 яшендә вафат булды. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Виктор Александрович гомеренең 47 елын спортка багышлаган. Тренерлык эшчәнлеге дәверендә ул күп кенә лаеклы спортчылар тәрбияләп үстерә. Аның шәкертләре төрле дәрәҗәдәге ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булып, Яр Чаллы шәһәрен һәм республиканы данлый.
Виктор Александровичның эшен якыннары дәвам иттерә: улы Константин һәм оныгы Василий аталары һәм бабалары юлыннан барып, шулай ук уңышлы спортчылар һәм җиңел атлетика тренерлары була.
Виктор Александрович Пермитин белән хушлашу 25 мартта сәгать 9:50дә Боровец чиркәве часовнясында узачак.
Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев