Россия театр һәм кино актрисасы Дарья Гончарованың үлеме турында билгеле булды.
Аңа 53 яшь булган. Бу хакта мәдәният йортлары берлеге хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Үлем сәбәбе хәзерге вакытта билгеле түгел. Актриса белән хушлашу 1 мартта булачак. Дарья Гончарова «Лунный глобус» (1986) кебек фильмнары, «На углу у Патриарших-3» (2003), «Ландыш серебристый-2» (2004), «Звезда эпохи» (2005) и «Деффчонки» (2012-2018) сериаллары аша танылды.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев