Танылган режиссер һәм аның хатыны үз йортларында үтерелгән килеш табылган
Танылган Иран режиссеры Дарьюш Мехрджуи һәм аның хатыны үз йортларында үтерелгән килеш табылган.
Аларның мәетләрен кызлары тапкан. Суд-медицина экспертлары нәтиҗәсе буенча, хатыны буып үтерелгән, ә 83 яшьлек режиссер төрле дәрәҗәдәге сугулардан һәм чәнчүләрдән вафат булган. Шулай ук йорттан кыйммәтле әйберләр дә югалган.
Элегрәк режиссерның хатыны Вахида Мөхәммәдифар үзенә билгесез кешеләрнең янауларын, әмма полициягә мөрәҗәгать итмәвен сөйләгән. Иранның хокук саклау көчләре вәкиле Монтазер Альмахди җинаятьче һичшиксез табылачак һәм «озакламый суд алдына басачак» дип вәгъдә итте.
Режиссер, сценарист, продюсер һәм монтажлаучы Дарьюш Мехрджуи 1939 елда Тәһранда туа. Калифорния университетында укый, аның укытучысы танылган Француз кинорежиссеры Жан Ренуар була. 1971 елда «Мистер наивность» фильмы өчен Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Алтын призы»премиясенә тәкъдим ителә. Шулай ук режиссер «Госпожа», «Почтальон» һәм «Корова» фильмнары өчен өч тапкыр Берлин кинофестивале лауреаты була. Үзенең иҗади карьерасында Мехрджуи 27 кинокартина төшергән.
Чыганак: TatNews Tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев