Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган дирижер Александр Сладковский Яшел Үзән районында тавыш бирде

Россия дирижёры, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский бүген Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлегендә Республика Президентын, шулай ук, авыл җирлекләре Советына муниципаль депутатларны сайлауда катнашты.

Күпләр танылган маэстроның ни өчен безнең районда тавыш бирүенә гаҗәпләнгәндер. Шаккатасы түгел, Александр Витальевич инде ике елдан артык Әйшә авыл җирлегендә яши. Һәм бүген ул Сафоново авылында мобиль участокта тавыш бирде. Инде белгәнебезчә 11 сентябрьдән республикада йорт алды территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлады.

Автобуста барлык тиешле шартлар үтәлә.

-Мин инде күп еллардан бирле Татарстанда яшәүче һәм республика өчен күп нәрсә эшләгән кеше буларак, башкаларга да үрнәк күрсәтергә тиешмен. Безнең тавышка республикабызның киләчәге бәйле. Һәм әби-бабайларның әйткән сүзләре гел истә: бүгенге эшне иртәгәгә калдырма! Шуңа да мин тавышымны бүген үк бирдем, - дип сөйли Александр Сладковский.

Гражданлык бурычын үтәгәннән соң, артист киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Ялдан соң симфоник оркестр шулай ук иҗатка керешкән, планнар зурдан, алда гастрольләр – Мәскәү, Петербург, Чиләбе һәм башка шәһәрләр көтә. Әлбәттә инде, Казаныбызда зур күләмдә концертлар билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев