Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган актер һәм актер гына да түгел - вафат...

«Под прикрытием» сериалы йолдызы Николай Ишков вафат булды

Ул күпләргә актер буларак кына түгел, ә Болгариянең «Спартак» футбол клубы хуҗасы буларак та билгеле.

Болгария актеры һәм бизнесмены Николай Ишков 62 яшендә вафат булды. Артистның үлеме турында аның дусты һәм хезмәттәше Михаил Билалов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«28 гыйнвар кичендә дустым Ники Ишков вафат булды. Безне очраштырган язмышка рәхмәт. Бәхетле юл, дустым», - дип язган ул.

Артистның үлем сәбәбе әйтелми.

Ишков «Под прикрытием», «Связи», «А теперь куда?», «Женщина моей жизни» и «Крутящий момент» проектларындагы рольләре белән билгеле.

Моннан тыш, 1994 елда ул Болгариянең «Спартак» футбол клубы президенты була. 1997 елдан 2004 елга кадәр - команданың хуҗасы.

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев