Соңгы вакытта бар уйларыбыз Украинада барган вакыйгаларга юнәлгән.
Күршеләребез хәлләрен күреп көенәбез. Җәмгыять үзебезнең ил-йорттагы проблемаларга күз салырга теләмәгән кебек тоела башлады миңа.
Мин ел буе матбугатны күзәтеп килдем һәм соңгы араларда эчүчелек проблемалары арткы планга күчүенә игътибар иттем. Кемдер: «Илдә исерекләр кимегәндер», - дияр. Статистика мәгълүматларына күз салгач, чәчләрем үрә торды: Россиядә һәр елны 9000 хатын-кыз алкоголизм белән авырый һәм шул сәбәпле бик күп гаиләләр таркала.
Бу чирне җиңгән кешеләрнең интернет форумына кереп: «Ни өчен эчә башлаган идегез?» - дигән сорау биргән идем, җаваплар төрле булды.
Менә, мәсәлән, Алиса, шундый җавап кайтарды: «Студент елларымда ук авызыма хәмер каптым. Диспансерларда дәвалану, психологлар ярдәме тормышка кайтарды. Психологлар ирләрне айныту җиңелрәк, ди. Ә хатын-кызларның чире рухи аспектларга бәйле. Эчмәс өчен миллион сәбәп табып була бит».
Уйланырга кирәк, хатын-кыз ул - агачның тамыры. Тамыры корыган агач хәленә кереп барабыз түгелме?
Раушания Фазуллина.
Күгеш
Нет комментариев