Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таҗлы вирустан вакцина гына коткарачак

Без пандемия чорында яшибез һәм аның үз законнары бар. Шушы китә белмәгән таҗлы вирус тирәсендә бетмәс-төкәнмәс бәхәсләр, фикерләр, исбатлаулар яшәп килә.

Әйе, яраклашмый мөмкин түгел. Дәвалау ысуллары да көн саен үзгәреп тора. Ә вакцина, әйтүләренчә, ковидка коллектив иммунитет тудыручы буларак кабул ителә. Кеше үзен һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен аңлы рәвештә вакцина ясатуны беренче планга куярга тиеш.

COVID-19 антитәнчекләре кемнәрдә күбрәк була соң?
Антитәнчекләрнең иң күбе коронавирус кичергән һәм соңыннан прививка ясаткан кешеләрдә күзәтелә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе галимнәре хәбәр итә.
Тикшеренүдә катнашучылар дүрт төркемгә бүленгән:

  • коронавирус кичергәннәр, ә аннан соң – прививка ясатканнар;
  • авырмаганнар һәм прививка ясатканнар;
  • COVID-19 белән авырганнар, әмма прививка ясатмаганнар;
  • прививка ясатмаганнар һәм авыр маганнар.

Антитәнчекләрнең иң югары титр лары беренче төркемдә, ягъни инфекция кичергән, ә аннары прививка ясаткан кешеләрдә булып чыккан.
Галимнәр аңлатканча, бу чирдән соң организмның вируслы аксым белән таныш булуы белән бәйле, шуңа күрә иммун системасы вакцинация вакытында көчле җавап бирә. Тикшерүчеләр фикеренчә, җиңел формада авырган кешеләрнең антитәнчекләре тиз кими, шуңа күрә саклагыч аксымнарның югары титрын булдыру өчен вакцинацияне һәм ревакцинацияне узарга кирәк.

Кемгә прививканы ясатырга ярамый?
Гамалея исемендәге үзәктә җитештерелгән «Спутник V»ны кычыткан бизгәге, конъюктивит һәм теләсә нинди кискен фазада авыруы булганнарга ясарга ярамый. Пациентның йөрәк-кан тамырлары авыруы, бронхиаль астма, С гепатиты яки ремиссия халәтендә онкология авырулары булганда ярый.

Әлеге мәгълүматны Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург бирә.
Профессор фикеренчә, кардиоавыруларны беренче чиратта вакциналаштырырга кирәк. Чөнки, беренче риск төркеменә диабетиклар, кардио авырулар керә. Профессор, аларга вакцина ясату-ясатмауны хәл итү өчен кардиологка барып тормасалар да була, дип әйтә.

Белгеч сүзләренә караганда, бронхиаль астма һәм гепатит авырулары прививкадан баш тарту өчен нигез булып тормый. Кычыткан бизгәге яки конъюктивит булганда да, бер-ике атна дәвалангач барыбер прививка ясарга кирәк.

Хәзерге вакытта химиотерапия билгеләнмәгән онкология авыруларына да прививка ясарга була.
Россиядә халыкны вакцинацияләү дәвам итә. Аның темплары мактаныр лык түгел. Коллектив иммунитет кешеләрнең 60 проценты прививка ясаганда гына формалаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев