Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Талпаннар һөҗүм итә

Көннәр матурланып, җылыту белән табигатьтә талпаннар да уяна. Кызганыч, табигатьнең күңелле мизгелләре белән беррәттән, кәефне боза һәм сәламәтлеккә зыян сала торган хәлләр дә башлана.

Шуларның берсе – талпан. Шуның өчен табигатьтә ял итүче һәр кеше талпан кадалган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп торырга тиеш.
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль сәламәтлек саклау учреждениесенең Яшел Үзән филиалы мәгълүматлары буенча, 2021 елда талпан кадалуның 22 очрагы теркәлгән, шул исәптән 8е – балалар. Апрель аенда Засорин урамында бер кешегә кадалган талпанда боррелиоз вирусы табылган. Васильево, Марий Эл республикасында, бакчаларда, ЗМЗ, Әйшә, Карамалы Тау бистәсе яны урманлыкларда кешеләргә талпан кадалу очраклары бар.

Талпан кадалу кеше организмы өчен бик куркыныч, шуңа күрә бөтен төрле саклык чараларын күрергә кирәк. Моның буенча без, Яшел Үзән гигиена һәм эпидемиология үзәге табибы
Надежда Костюкка мөрәҗәгать иттек:

– Талпан – кирпеч-кызыл төстәге үрмәкүчсыман бөҗәк. Аның тән зурлыгы 2,5-4 мм тәшкил итә. Ул кеше тәненә кадалуга кан суыруына карап зурая, башта алсу төскә керә, аннан соң төссезләнә башлый.
Талпан вирусы энцефалиты һәм боррелиозы – йогышлы авырулар. Алар кешегә зарарланган талпан кадалганда йогарга мөмкин, әмма ул кешедән кешегә йокмый.
Талпан апрельдән алып сентябрьгә кадәр һөҗүм итә, әмма май һәм июнь ае – аларның иң актив чоры.

– Талпан китереп чыгара ала торган авырулар нинди?
– Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз – шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Әлбәттә, һәр тешләгән талпан зарарлы да һәм зарарсыз дип тә әйтеп булмый. Энцефалит йоккан очракта кайберәүләрне паралич сугарга, тома сукыр яисә чукрак калырга мөмкин. Авыр формасы кинәт башлана, температура күтәрелә, баш авырта , косасы килә, муен, бит, аяк-куллар параличлана. Функцияләрнең яңадан торгызылуы дәвалану башлану вакытына бәйле.

– Бу куркыныч бөҗәкләр гадәттә нинди урыннарны үз итә?
– Аларның иң яраткан урыны - катнаш урманнар, бигрәк тә иске һәм куе, ылыслы һәм киң яфраклы агачлар үскән җирләр. Еш кына талпаннар сукмак буйларында, урман юллары кырыйларында да туплана.
Андый урыннарга барганда талпан үтеп керә алмаслык итеп ябык аяк киеме, озын чалбар һәм копюшонлы куртка кия ргә кирәк. Реппелентлар куллану да үз нәтиҗәсен бирәчәк. Һәр 10-15 минут саен үзеңне тикшереп торырга, үләнгә утырмас ка һәм ятмаска тырышыгыз. Ял итү өчен комлырак урыннарны сайлау зарур.

– Кадалса нишләргә?
– Талпанны кадалган урыннан мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк, чөнки вакытка карап авыруны йоктыру ихтималы арта. Аны үзең тартып ала алмасаң, дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда медицина ярдәме күрсәтеләчәк һәм талпан лабораториягә тикшерүгә җибәреләчәк.
Әгәр андый мөмкинлек булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә тартып чыгару өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:
Иң беренче чиратта, талпанны кадалган урыннан тартып чыгарырга тырышыгыз. Әлеге эшне сәгать йөреше уңаена каршы борып, пинцет ярдәмендә бик дикъкать белән башкарырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз, чөнки ул инде үзенең алгы тәпиләре белән сезнең тирегезгә ябышкан, әгәр катырак тартсагыз, сез аның башын өзәчәксез һәм ул гәүдәсе белән тирегез эчендә калачак. Әгәр сезнең тирегездә талпанның арткы ягы гына калса да, аны ахыр чиктә барыбер чыгарырга туры киләчәк. Талпан тартып чыгарылганнан соң ул урынга спирт, яисә йод сөртергә кирәк булачак.

– Тартып чыгарылган бөҗәкне тикшерү өчен кая тапшырырга?
– Мөстәкыйль тартып чыгарылган талпанны «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ лабораториясендә түләүле нигездә тикшерергә була. Әгәр дә сез талпан энцефалиты яки боррелиозы йоктыру куркынычына танык лаучы анализ нәтиҗәсен алгансыз икән, кичекмәстән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Зыян күргән кешеләрдә талпан энцефалитын кисәтү өчен «Талпан энцефалитына каршы кеше иммуноглобулины» препараты талпан кадалган мизгелдән 96 сәгать эчендә ясалырга тиеш. Талпан боррелиозын профилактикалау өчен бактерияләргә каршы препаратлар бирелә.

Талпан энцефалитын профилактикалауның нәтиҗәле ысулларының берсе -вакытында вакцинация үткәрү. Талпан энцефалитына каршы вакцинация ясауның беренчел курсы - бер айдан җиде айга кадәр интерваллы вакцинаны ике тапкыр кертү. Ревакцинациянең беренчел вакцинациясе тәмамланып бер елдан соң, алга таба өч елга бер тапкыр вакытлы ревакцинацияләр (вакцинаны бер тапкыр кертү) үткәрелә. Экстрен очракларда бер ай аралыгында ике прививка ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев