Талпан чоры килеп җитте
Татарстан Республикасында 2018 елның 15 мартыннан талпан вирусы энцефалиты (алда КВЭ) һәм талпан йоктыра торган башка инфекцияләр торышына мониторинг атна саен уздырыла.
Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлегеннән безгә хәбәр итүләренчә, быел халык күп була торган урыннарда талпанга каршы акарицид эшкәртү уздырылачак.
Талпан энцефалитына каршы иммунизация гадәттә әлеге авыру буенча эндемик территорияләргә баручыларга, авыл хуҗалыгы, гидромелиоратив, төзелеш, геология, дератизация эшләрен башкаручыларга ясыйлар.
Роспотребнадзор кисәтүенчә, урманнарга яисә ял урыннарына чыкканда тиешенчә киенергә кирәк. Әйтик, озын җиңле, ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирергә, акарицид реппеллентлар кулланырга кирәк. Үләнгә ятарга, чәчәкләр өзеп кайтырга ярамый. Даими рәвештә тәнне, киемнәрне талпаннан тикшереп торырга, ял итү өчен комлы, коры, нарат агачлы урыннарны сайларга киңәш ителә.
Талпан кадалган очракта яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина учреждениесе кеше тәненнән алынган талпанны тикшерүгә җибәрә һәм нәтиҗәсе начар булганда тиз арада КВЭ профилактикасы уздырыла. Әгәр дә талпан тикшерелмәгән булса, бу кешегә тиз арада иммуноглобулин профилактикасын уздыру зарур.
Яшел Үзән районында апрельдә талпан кадалып медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.
Район территориясендә әлеге ситуация Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге күзәтчелегендә тора.
Безнең республикада 30 административ район КВЭ буенча эпидемияле районнар булып исәпләнә. Яшел Үзән районы бу исемлеккә керми. Әмма талпан боррелиозы буенча Татарстан тулысынча эпидемик булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев