Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Таланты и поклонники» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты фестиваленең төбәкара этабында Яшел Үзәннән яшь коткаручылар җиңү яулады

Яшел Үзәннең 15нче мәктәбеннән «Коткаручылар» командасы Идел буе федераль округы буенча «Таланты и поклонники» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты фестиваленең төбәкара этабы призеры булды.

Яшь янгын сүндерүчеләр агитбригадасының иҗади номерлары «театраль-музыкаль композиция»номинациясендә икенче урынны алды.

Җиңүчеләр дипломын яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы җитәкчесе Маргарита Шәкуровага ТРО ВДПО Яшел Үзән районара бүлеге Советы Рәисе Эльвир Гайнуллин тапшырды.

Ул балаларны чираттагы җиңүләре белән котлады һәм алдагы конкурсларда һәм ярышларда уңышлар теләде.

Укучылар өчен бүләк сыйфатында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районара ВДПО бүлеге белгечләре 53нче янгын сүндерү һәм коткару частенә экскурсия оештырдылар.

ПСЧ-53 хезмәткәрләре балаларга янгын сүндерүчеләр һөнәре турында барысын да күрсәттеләр һәм сөйләделәр, янгын-техник коралларын күрсәттеләр, төп һәм махсус янгын техникасының тактик-техник характеристикаларын аңлаттылар.

Барлык теләүчеләр янгын сүндерү КамАЗы кабинасында үзләре утыра һәм хәтта янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен киеп карый алды. Балалар күзләрендә - чып-чын соклану һәм кызыксыну. Ә мәктәп укучыларыннан күпме сорау булды - миллионлап: «нәрсә ул?» , "нигә?», «ничек?» һәм "ни өчен?» Балаларны вак-төяк детальләр дә кызыксындырды.

Экскурсия ахырында укучылар истәлеккә фотога төштеләр һәм янгын сүндерүчеләрне һәм ВДПО хезмәткәрләрен үз агитбригадаларының махсус әзерләнгән яңа чыгышларына чакырырга сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев