Тагын бер танылган җырчы ире белән аерылыша
Җырчы Нюша ире белән аерылыша.
Ул Мәскәүнең Хорошевский районы 154нче мировой судына шул хакта гариза биргән. Җырчы Нюша белән бизнесмен, Казанда элек түрә булып эшләгән Игорь Сивов никахын туктатуга гариза килгән, дип яза РИА Новости судның матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Дәгъвачы: Шурочкина Нюша Владимировна, җавап бирүче: Сивов Игорь Вениаминович», — дигәннәр судта.
Гариза 24 майда тапшырылган.
Моңа кадәр ир белән хатын 7 ел никахта яшәгәннән соң аерылышуы турында Starhit язган. Нюша белән Сивов дуслар булып калуын, уртак 2 балаларын тәрбияләвен әйткән.
Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев