Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер почта бүлекчәсен ябачаклар, почтальон урамда катып үлгән

«Тагын бер почта бүлекчәсен ябачаклар...» Кобра авылында почтальон урамда катып үлгән.

Киров өлкәсе Даров районы Кобра авылында почтальон урамда катып үлгән, дип хәбәр итә өлкә буенча Тикшерү комитеты.

Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. Вакыйга булган урынга тикшерү комитеты вәкилләре килгән. Киров өлкәсендә минус 41 градус булган, дип хәбәр ителә.

Киров өлкәсе төркемнәрендә бу хатынны бик нык кызганып язалар. Почтальон хатынның өлкән яшьтә булуы билгеле. «Яшьләрне каян аласың? 3 мең сумга кем йөрсен?», «Йөрәге тоткандыр да, ярдәм итүче булмаган...», «Ә нигә почта үз хезмәткәрләрен тиешле кием белән тәэмин итми?», «Нигә транспорт бирмәгәннәр?», «Тагын бер почта бүлекчәсен ябып куячаклар, «нигә» дип сорасаң – «почтальоннар катып үлмәсен генә» диячәкләр...», «Почта хуҗаларын да шул урамнардан йөртергә кирәк», – дип язалар.

Фото: Тикшерү комитеты, Кобра авылы төркеме
Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев