Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер ил «дус түгел илләр» исемлегенә кертелде

Россия хөкүмәте Норвегияне дус түгел илләр исемлегенә кертте, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

Норвегия апрель аенда Россия илчелегеннән 15 хезмәткәрне һәм хәрби атташе аппаратын чыгарып җибәрүне таләп итте. Моны алар «кизләү (разведка) эшчәнлеген чикләү» теләге белән аңлатты. Россия, моңа җавап итеп, Норвегия илчелегенең 10 кешесен илдән чыгарып җибәрде.

Дус түгел илләр Россиядәге илчелек, консуллык, вәкиллекләргә Россия хезмәткәрләрен эшкә яллауда чикләүләр кертелә.

Норвегиягә лимит 27 кеше дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта чикләүләр АКШ, Чехия, Греция, Дания, Словения, Хорватия. Словакиягә кертелгән.


«Дус түгел илләр» термины 2022 елның мартында кертелде. Былтырның 7 мартында Хөкүмәт карары да чыкты. Хәзерге вакытта Россиянең «дус түгел илләр» исемлегендә 47 ил, шуларның 27се – Европа Берлеге илләре. Болардан тыш Австралия, Албания, Андорра, Багам утраулары, Бөек Британия, Исландия, Канада, Лихтенштейн, Микронезия, Монако, Яңа Зеландия, Сан-Марино, Төньяк Македония, Сингапур, АКШ, Тайвань, Украина, Черногория, Швейцария, Көньяк Корея, .Япония.

Чыганак һәи фото: Интертат: иң популяр татар сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев