Тагын бер диверсиягә каршы "Грачонок" катерына нигез салыначак
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21980 проектлы ("Грачонок" шифры) махсус билгеләнештәге тагын бер диверсион катер төзиячәкләр. ⠀
"Тагын бер суднога нигез салыначак, катерны 2022 елда тапшыру планлаштырыла", - дип хәбәр итә "Ак Барс" судно төзелеше корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов. ⠀
21980 проекты катеры заводта 2008 елдан бирле төзелә һәм РФ Хәрби-диңгез флоты хәрби-диңгез базаларын саклау өчен билгеләнгән.
7 августта ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Хәрби-диңгез флоты башлыгы урынбасары Игорь Мөхәммәтшин катнашында махсус билгеләнештәге унберенче һәм уникенче серияле катерлар корпусларына нигез салу тантанасы булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев