Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 8 компания «Яшел Үзән» ТОСЭР резидентлары була ала

Атна башында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында булды. Ул журналистларга хәбәр иткәнчә, 2019 ел ахырына кадәр «Яшел Үзән» ТОСЭРына 8 яңа резидент һәм 3 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырыла.

- Бүген тагын 8 резидент белән сөйләшүләр алып барабыз. Без үзебез өчен формула чыгардык — 1 гектарга эш урыннары һәм инвестицияләр саны. Әгәр без, чыннан да, резидентның әлеге Шартларга әзер булуын күрәбез икән, ул чакта килешү төзибез, — дип сөйләде министр.

ТОСЭР мәйданына «керү» өчен резидент 10 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм 20 эш урыны булдырачак, дип расларга тиеш.

Бүгенге көндә "Яшел Үзән" ТОСЭР территориясендә 5 резидент урнашкан: ООО «Йомшак контейнерлар фабрикасы», ООО "СПК "Гефест" (металл эшләнмәләр эшкәртү), ООО «Казан полимер арматурасы заводы», ООО «Татфарм», ООО «ПромЭнерго» (түбән вольтлы комплект җайланмалар җитештерү).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ТОСЭР