Тагын бер тапкыр транспорт картасы турында
1 сентябрьдән транспорт картасы бетерелү турындагы яңалык күпләрдә сораулар тудырды.
ЯҮМРның республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 21нче бүлеге мөдире Анжелика Корнишина сүзләренә караганда, "Картага кайчанга кадәр акча салырга ярый?" дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Җавап: 9 августка кадәр, 10сы көнне инде акча салу мөмкин булмый. Карта белән 31 августка кадәр йөреп була. Югарыда әйтелгәннәр бары тик шәһәр кешесенә генә кагыла. Район халкы элеккегечә транспорт картасы белән автобуста йөри ала. Ташламалы транспорт кушымтасы булган балалар электрон картасы гамәлдә. Әлеге яңалыклар балаларга кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев