Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер кат БДИ турында

Бердәм дәүләт имтиханы... Бу сүзне ишетүгә мәктәптә укучы баласы булган ата-ана уфтанып куя торгандыр. Уку елы буе укучыларны укытучылар БДИ бирәсе бар, укыгыз, дип кисәтеп килә. Киләчәктә югары уку йортына керү шул имтихан нәтиҗәләренә бәйле бит.

Быел 1995 укучы IX-XI сыйныфны тәмамлаячак. Безнең муниципаль районда 541 укучы, шуларның 482се быел мәктәпне тәмамлаучылар, 17се кичке мәктәпне бетерүчеләр, 42 кеше узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.
1 февральгә бердәм республика мәгълүматлар базасы тупланган. Быел да математика фәнен тапшыру ике дәрәҗәдә - профильле һәм база юнәлештә булачак. Урта гомуми белем алу турындагы аттестатны кулга алу өчен база математиканы гына бирсәң дә була. Әгәр дә инде югары уку йортына керү өчен математика фәнен тапшыру мөһим булса, бу очракта профильлене тапшырырга кирәк. Чит телдән имтихан бирүчеләргә «Сөйләшү» дигән бүлеге дә кертелә. Ягъни максималь 100 балл алу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы язмача эштән тыш, ә ул 80 балл белән билгеләнә, телдән дә бирә ала. Аның өчен аңа 20 балл өстиләр.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 28нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев