Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигатьнең ямьсез чагы булмый, һәрбер көне аның бәрәкәт...

Бүген бу сүзләр белән кем килешер икән? Өйдә утыручылар гынадыр, мөгаен. Чөнки карлы-буранлы чып-чын февраль хакимлек итә тышта.

Һава торышының “бәйдән ычкынганлыгы” аркасында эшкә соңга калучылар, мәктәпкә бармый калучылар да шактый инде ул мондый көнне. Яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармаслык көн булса да, тормыш гадәтенчә дәвам итә, буран дип кенә, беркем дә ял игълан итмәгән.

Шулай да, мәшәкатьләр иртәдән үк башланды. Яшел Үзән урамнарында ник бер кар чистартучы техника күренсен?! Юк! Халык тездән кар ерып үз эшләре белән ашыга, хәтта сукмак кына да юк бит! Җиңел автомобильләр ишек алларыннан да ерак китә алмыйча,”буксовать” итеп утыра.  Мәктәп автобуслары, шулай ук, рейска чыкмады. Шәһәрара пассажир автобусларын ярты сәгатькә маршруттан туктатып тордылар да, кабат эшләргә рөхсәт бирделәр.

Бер караганда, мондый һава торышы безнең полоса өчен “сюрприз” да түгел инде, халык та, техника да әзер булырга тиеш кебек, тик нигәдер паникага биреләбез. Кыш-кыш инде, кары да, бураны да булыр. Иң мөһиме бер – беребезгә ярдәмләшеп яшик, юлларда бик сак булыйк, тизлек режимын саклыйк. Исән-имин булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода Яшел Узэн ухудшение погодных условий много снега мчс предупреждает