Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Табигате үзгәртелгән ашамлыклар кешелеккә янамасмы?

Елдан-ел безгә генетик модификацияләнгән про­дуктлар белән ешрак очрашырга туры килә. Алар авыл хуҗалыгында һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланыла, әмма генетик үзгәргән культуралар җи­тештерүчеләрнең ышандыру­ларына карамастан, аларны куллану кешеләр сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыра.

8 апрельдә Халыкара генетик модификацияләнгән продуктларга һәм организмнарга каршы гамәлләр көне билгеләп үтелде.

Елдан-ел безгә генетик модификацияләнгән про­дуктлар белән ешрак очрашырга туры килә. Алар авыл хуҗалыгында һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланыла, әмма генетик үзгәргән культуралар җи­тештерүчеләрнең ышандыру­ларына карамастан, аларны куллану кешеләр сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыра.

Шуңа күрә, экологлар һәм табиблар безнең ил халкын коточкыч куркыныч астына куймас өчен, ГМО җитештерүне һәм куллануны тыярга тырыша. Шул мак­сат­тан чыгып, генетик модификацияләнгән продукт­ларга һәм организмнарга каршы халыкара гамәлләр көне игълан ителгән.

Генетик модифи­кация­ләнгән организм (ГМО) – гено­тибы ген инженериясе ысуллары ярдәмендә ясал­ма рәвештә үзгәртелгән организм. Бу билгеләмә үсемлекләр, хайваннар һәм микроорганизмнар өчен кулланылырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таррак билгеләмә бирә, аның нигезендә гене­тик модификацияләнгән организмнар – генетик ма­териалы (ДНК) үзгәртелгән организмнар һәм алар таби­гатьтә үрчү яки табигый реком­бинация нәтиҗәсендә мөмкин булмас иде.

Азык-төлек продукциясендә ГМО

Геннар модификацияләнгән организмнар – нәселдәнлек генетик материалын торгы­зырга яки тапшырырга сәләтле, табигый организм­нардан аерылып торган, ген инженериясе ысулларын кулланып алынган теләсә нинди күзәнәксез, бер күзәнәкле яисә күп күзәнәкле ясалма ген фрагментлары яисә комбинацияләре.

БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы үсем­лекләрнең трансген сорт­ларын яисә башка организмнарны булдыру өчен генетик инже­нерия ысулларын куллануны авыл хуҗалыгы биотехнологиясенең аерыл­гы­сыз өлеше итеп карый. Геннарны турыдан-туры күчерү хайваннар һәм үсемлекләр селекциясе буенча эшләрнең табигый үсеше булып тора, алар селекционерларның яңа сортлар булдыру процессы белән идарә итүен һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтә.

Генетик модифика­ция­ләнгән үсемлекләр: соя, кукуруз, рапс, хлопчатник, шикәр чөгендере, папайя, кабак, паприка, томат, дөге, бәрәңге.
Геннар кертү ысулы белән Африка дуңгыз чумасына потенциаль чыдам дуңгызлар булдыруга ирешелгән.

2015 елда беренче тапкыр АКШта азыкка генетик модификацияләнгән сөләйман балыгын кертү FDA тарафыннан хупланган.
Кайбер азык продукт­ларында (йогуртлар, био­логик актив өстәмәләр, фермент препаратлары) тере яки яшәүгә сәләтсез генетик модификацияләнгән микроорганизмнар (ГММ) булырга мөмкин. ГММ кулланып каты сырларның 50%тан артыгы җитештерелә.

Үсемлек, хайван һәм мик­роб чыгышлы ГМОдан алынган чималдан азык-төлек җитештергәндә дәүләт теркәве узган ГМО линияләре файдаланылырга тиеш. Аның тәртибе РФ Хөкүмәте карары белән расланган һәм кагыйдәләрендә билгеләнгән.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев