Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табигать саклаучыларны тәрбиялибез

Менә инде өченче ел рәттән безнең 6нчы «Елмаю» исемле балалар бакчасында «Эко-Мәктәп/ Яшел флаг» халыкара программасында катнашу буенча эш алып барыла.

Бу 2015-2016 уку елында эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлеше итеп «Актив гражданлык позициясе» темасы сайлап алынды. Бу теманы сайлавы очраклы гына түгел.

Безнең балалар бакчасында даими рәвештә балалар һәм әти-әниләр белән экологик тематикага төрле чаралар үткәрелә. Нәтиҗәдә билгеләп үтелгәнчә, тәрбияләнүчеләрнең һәм ата-аналарның төп өлеше әйләнә-тирә мохитне саклау мөһимлеге турында хәбәрдар, тик шул ук вакытта алар моның өчен ниндидер конкрет гамәлләр башкарырга һәрвакытта да әзер түгел. Әмма дөньядагы экологик хәл безне төрле эш-гамәлләргә чакыра, бу мәсьәләгә карата бары фикерләүләр генә җитәрлек түгел. Без - «Елмаю» балалар бакчасының Экологик Совет әгъзалары - балаларыбызга һәм аларның гаиләләренә, нәкъ менә алар табигатебезне саклап калу өчен ничек ярдәм итә алуларын, әйләнә-тирәлекне саклау буенча ничек кечкенә гамәлләр зур эшләргә әверелгәнен күрсәтергә булдык.

Екатерина Ямзукова
Тулырак - газетаның 35нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев