- Медицина ярдәме сорап килгән гражданинның сәламәтлеге, диагнозы турында һәм дәвалаганда яки тикшергәндә тупланган мәгълүмат -табиб сере булып исәпләнә. Аларны хәтта кеше үлгәч тә ачу тыела.
Гражданинның яки аның законлы вәкиленең язма ризалыгы нигезендә генә, пациентны медицина тикшерүе, дәвалау, фәнни тикшерү уздыру, фәнни басмаларда, уку процессында куллану һәм башка максатлар өчен, әлеге серне ачу рөхсәт ителә.
Табиб сере булып саналган мәгълүматны гражданинның ризалыгыннан башка түбәндәге очракларда ачарга рөхсәт ителә:
1.Үзенең ризалыгын бирерлек хәлдә булмаган гражданинны дәвалау һәм медицина тикшерүләре уздыру максатыннан;
2.Инфекцияле авырулар тарату куркынычы булганда;
3.Суд, прокуратура, тикшерү органнары соравы буенча;
4.Балигъ булмаган балага медицина ярдәме күрсәткәндә ата-анасына хәбәр иткәндә;
5.Эчке эшләр органнарына законга каршы гамәлләр турында мәгълүмат җиткерү максатында;
6.Хәрби-табиб экспертизасы уздыру максатында;
7.Производствода күңелсез очракны тикшерү максатыннан;
8.Медицина оешмалары үзара мәгълүмат алышканда;
9.Мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасында контроль һәм учет алып бару максатында;
10.Иминлек контролен булдыру максатында.
Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.
Нет комментариев