Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табеев исемендәге скверда сугыштан кайтмаган язучыларны һәм журналистларны искә алдылар

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге белән берлектә, «Хәтер бакчасы»халыкара акциясенә кушылды.

Фикрәт Табиев исемендәге «Идел-Пресс» бинасы янында урнашкан скверда агачлар утыртылды. Бу - Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәлак булган язучылар һәм журналистлар турында хәтер билгесе.


Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шулай ук «Татар-информ» МА баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.

 

"Агач-ул тормыш, киләчәк буыннарның яңарышы һәм дәвамы символы. Безнең бурыч - бу матур традицияне дәвам итү", - диде Илшат Әминов.
Аллеяга каштан, миләш һәм сирень утыртылды. Әминов агачларга исемле табличкалар бирү мөмкинлеге каралуын билгеләп үтте.




«Без әлегә бу хакта уйлыйбыз, әмма соңгы карарга килмәдек. Бу идея әлегә визуаль рәвештә чагылыш тапмаган», — дип шәрехләде депутат.
Акция Россиянең күп шәһәрләрендә уза. Аның турында мәгълүматны #садпамяти хештегы буенча табарга була. Аны үткәрү вакытында Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар хөрмәтенә 27 миллион агач утыртылачак.


Медиатармак өчен бу акциядә катнашу аеруча символик. Сугыш вакытында Татарстан язучыларының һәм журналистларының эшчәнлеге бүгенге көнгә кадәр соклану уята.



"Журналистлар һәрвакыт алдынгы, бу хәтта сугыш вакытында да шулай булды. Безгә киләчәк буыннарга тапшыру өчен бу хактагы хәтерне кадерләп саклау мөһим", - дип саный Шамил Садыйков.

 

1941 елда ТАССРдан фронтка 53 язучы, шагыйрь һәм журналист китә. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Әхмәд Фәйзи, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм башкалар бар.
Ул вакытта редакцияләр тулаем ябылып, «барысы да фронтка китте» дигән язулар эленгәннәре дә була. Сугыштан 30 язучы һәм 22 журналист әйләнеп кайтмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев