Сүз белән түгел – эш белән
Районыбызда, төп вазыйфаларын башкарудан тыш, даими рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнүче җитәкчеләребез арасында иң еш телгә алынучы «Ак Барс» суднолар корпорациясе»нең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховтыр, мөгаен.
Аның олы йөрәкле кеше булуын мәктәп балалары да, күп балалы гаиләләр дә, инвалидлар да, олы яшьтәгеләр, мохтаҗлар һәм башка бик күпләр белә. Аңа рәхмәтлеләр арасында безнең редакция дә бар.
Ренат Искәндәр улы милли проблемалардан да читтә тормый, татар мохитен саклау га, үстерүгә дә хезмәт итә. Ул чын мәгънәсендә үз милләтенең улы. Шул юнәлештә башкарган күркәм гамәлләренең берсе – районыбызда чыгып килүче бердәнбер татар газетасына подписка бүләк итү. Һәр абунәчеләр яртыеллыгында ул безнең белән. Аның риясыз ярдәме белән 2021 елның беренче алты аенда татар мәктәпләре 80 данә «Яшел Үзән»не укый алачак.
Без һәм аның ярдәмен алган һәрбер райондашыбыз Ренат Мистаховка чиксез рәхмәтле. Кылган яхшылыкларыгыз Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, әҗер-саваплар булып үзегезгә кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев