Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сырганакның яфраклары да шифа

Аңарда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә торган танин матдәсе бар. Нерв системасы өчен уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Аның яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны эчәргә кирәк.

Чәй 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына
1 литр кайнар су исәбеннән әзерләнә.


Мае да шифалы. Буыннар авыртканнан: эмаль кәстрүлдә ярты стакан сыр ганак маен җылытабыз да, 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстибез. Болгатып бераз җылытып алабыз да, йоклар алдыннан авырт кан буыннарга сөртәбез. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен һәм йон тукыма белән каплыйбыз.
Һәр киңәшне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев