Сынган язмышлар, тәрәзәгә капланып, сөекле әниләрен көткән сабыйлар өчен җаваплылык безнең өстә бит
Балалар йортлары, анда тәрбияләнүче ятим балалар, бусаганы атлап керүгә каршыга йөгереп килүче нәни кыз һәм малайлар… Алар, күзләрен тутырып, сиңа карый, синнән нидер өмет итә. «Әни!» – диләр алар килгән ят кешегә.
Сөйләшү-аралашу озак бармады. Тәрбияче безне: «Җанына тиярдәй сораулар белән үзәгенә үтмәгез. Югыйсә шундук елый башлый…» – дип алдан ук кисәтеп куйган иде. Саубуллашканда, әле биш яше дә тулмаган кызчыкның озын сары бөдрә чәчләреннән сыйпап, кочып алдым да: «Син дөрес әйтәсең, әни – иң кадерле кеше ул», – дип, бәләкәчнең яшь белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләренә бактым. Кызчык менә-менә елап җибәрер сыман тоелды.
Ишектән чыгып, берничә адым атлауга, тәрәзәгә күтәрелеп карыйм. Кызчык миңа елый-елый кул болгый. «Әйттем бит, елый башлый, дип. Ул шулай гел тәрәзә янында. Әнисен көтә. Ә бәлкем сезне алып китәрләр дип уйлагандыр…» – ди тәрбияче. Шул вакыттан бирле күпме сулар акты, көн арты көн, ел арты ел үтә торды. Ә ул – һаман күз алдымда. Онытыр идем, оныттырмыйлар. Ташландык балалар турында ишетәсең дә янә сискәндерерлек шул көннәргә әйләнеп кайтасың. Балалар йортлары, анда тәрбияләнүче ятим балалар, бусаганы атлап керүгә каршыга йөгереп килүче нәни кыз һәм малайлар… Алар, күзләрен тутырып, сиңа карый, синнән нидер өмет итә. «Әни!» – диләр алар килгән ят кешегә. Әни эзли алар, әниләрен. Үзләре әйтмешли, «иң әйбәт, иң матур әни»ләрен. Кая гына барма, кайсы белән генә сөйләшмә, барысы беравыздан шулай ди. Ятимнәр алар бертөрле. Чөнки аларның теләге-максаты да бертөрле: әниле булу!
…Мәскәү янында урнашкан Томилинодагы Балалар авылына (әйе, йортына түгел, балалар авылына) баргач, күргәннәремнән, ишеткәннәремнән шактый вакыт үземә урын таба алмый йөрдем. Ятимнәр һәркайсы бөтен уңайлыклары булган зур-зур йортларда, «әни» (тәрбияче түгел, әни) карамагында, бер гаилә булып яшиләр. Бер гаиләдә җидешәр-сигезәр бала. Аларның бернинди проблемалары юк сыман. Авыл эчендә бөтен шартларына туры китереп эшләнгән менә дигән ял итү урыннары, спорт мәйданчыклары…
Бик канәгать булып Балалар авылы белән танышып йөргән көннәребезнең берсендә, чит-ятлар керә алмаслык итеп, киртә белән әйләндереп алган үзенә бер бәләкәй дөнья гөж килеп алды. Кемдер ишеккә каты итеп тибәргә кереште. Ә бераздан: «Ачыгыз ишекне, минем малайны күрәсем килә…» – дип ярсып кычкырган тавыш ишетелде. Безне озата йөрүче: «Игътибар итмәгез, бездә көнаралаш шундый хәл», – диде дә, юлыбызны икенче якка борды. Сәер, нигә баланы ана белән күрештермиләр икән?! Законда ул тыелмаган ич. Авыл җитәкчесе минем белән килеште. «Әмма очрагы ул түгел», – диде ул, килеп туган хәлгә ачыклык кертә башлап. Без ул сөйләгәннәрдән бернинди дә яңалык ишетмәдек. Һаман да бер нәрсә: гаилә, балалар проблемасы, ир белән хатынның акылдан язып, аракы эчүләре, көннәрдән бер көнне хатынның, ирен үтереп, төрмәгә эләгүе… Кызганыч, хәзер инде моның ише фаҗигаләр еш кабатланып тора. «Эчкән кеше – беткән кеше», – дип тикмәгә әйтмиләр. «Кайтканына бер ай, без инде белештек. «Малайны күрәсе килә», – дип килә. Үзе эчкән. Нинди бала аңа?! Аңлатып та карадык. Улыңны гаиләгә алдылар, ул монда юк, дип. Ышанмый, һаман йөри. Белмим нишләргә, ди җитәкче, аптырап. Әйтсәң, тагын утыртып куюлары ихтимал».
Сабый җаны ана назы көтә, ул аның җылы кочагына, матур сүзләренә мохтаҗ. Һәм ул кайда гына яшәмәсен – Балалар йортындамы, Балалар авылындамы, йә булмаса, тәрбиягә алган чит гаиләдәме – ничек кенә булмасын, үз әнисенә тартыла. Аңа үз әнисе кирәк. Ятимне үзенеке итә алган изге бәндәләргә рәхмәттән башка сүз юк анысы. Дөресен әйткәндә, күп вакыт газиз балаң белән дә уртак тел табу авыр. Ә биредә сиңа сагаеп, шикләнеп караган, үзен бу гаиләдә чит тойган, язмыш кыерсыткан бәхетсез бала. Монысы сүз уңаеннан…
Әйе, ул күке-әниләрнең төрлесе бар: кайсы баласын тудыргач, бала табу йортында ук калдырып китә дә, соңыннан кире уйлап, аны кайтару юлларын эзли башлый. Андый мисалларны да бик яхшы беләбез. Бер ананың, бәбиен хастаханәдә калдырган кызы турында: «Тудырганына өч ай, елый да елый, кире аласы килә. Алганнар баласын», – дип өзгәләнгәне хәтердә. Кылганың соңыннан үкенерлек булмасын шул. Ә кайбер миһербансызы чүплеккә ташлап китүне дә бернигә санамый. Андыйлар да бар. Шундый хәтәр-яман адымга барган биш балалы ананы да беләм. Ана кеше нинди генә вазгыятькә килеп эләкмәсен, баладан мондый юл белән котылу – зур җинаять кенә түгел, зур гөнаһ та. Ул синең артыңнан гомер буе кайгы шәле булып өстерәлеп барачак. Һәм моның ише хәтәрдән котылу җае юк, минемчә. Шундый авыр, мәсхәрәле язмышка тарыган балалар, инде үсеп җитеп, үзләре әни, әти булгач та, әниләрен эзлиләр. «Бер генә күрәсе иде. Мин риза-бәхил аннан», – дип әйткән ике балалы ананың хәлен, эчке кичерешләрен аңлыйм мин. «Дөньяга китергән, тормыш бүләк иткән ич ул», ханым әйтмешли. Әлбәттә, опека һәм попечительлек органнары баланы анадан, ананы баладан аеру кебек күңелсез һәм кайтаргысыз эшләргә керешкәнче җиде тапкыр уйлыйлардыр. Һәрхәлдә, моның шулай булуына ышанасы килә. Сынган язмышлар, тәрәзәгә капланып, сөекле әниләрен көткән сабыйлар өчен җаваплылык, ни дисәң дә, безнең өстә бит.
Мәдинә Авзалова
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев