Сынамышлар
Ноябрь бик үзгәрүчән: иртән яңгыр яварга, ә кичен инде җир өстен кар капларга мөмкин. Бу ай көз белән кышны бәйли.
- Әгәр дә агачларны бәс сарса, салкыннар килә, ә җиргә томан төшсә – җылыта.
- Үрдәкләр җылы якларга китмәгәнне күрсәгез, димәк кыш бик суык булмаячак.
- Болытсыз аяз көннәр торса – тиздән суытачагына әзер торыгыз.
- Әгәр дә кар юеш җиргә ятып, эремәсә, язын урманнарда умырзаялар күп булачак, ә каткан җиргә ятса – уңышлы ел килә.
- Ноябрьдәге һава торышы буенча киләчәк апрельнең нинди булачагын билгеләргә мөмкин.
- Ноябрь коры һәм аяз торса – киләсе елда уңыш начар була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев