Сөйлибез, сөйлибез, сөйләнәбез
Ә гап-гади бер әйберне аңламыйбыз, эшебез Г.Тукай премиясен бирүгә генә калып бара.
Телебезне санга санамыйча “акчалык” патшалыгында эшләсәк тә, эшләмәсәк тә балда-майда йөзүчеләр милли-мәдәни мирасыбызның асылында –ТЕЛ барлыгын онытып, үз-үзебезне алдау юлына басканны күрсәк тә, белсәк тә дәшмибез. Чөнки күрсәң, дәшсәң акчадан, эшеңнән коры калуың көн кебек ачык. Менә безнең - ТЕЛ байлыгыбызның кимсетелүе дә шуннан килә. Милли-мәдәни мирасыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, яклау, үстерү өлкәсендә утыз елдан (1986), ә Г.Тукай иҗат мирасына, аеруча күңел биреп, илле елдан (1966) вакыт аралыгында иҗади хезмәт күрсәтүемә бер тиен акча да, хәтта гап-гади игътибарның да булганын күрмәдем. Киресенчә, гаиләмә, шәхсән үземә карата күңелемне җылытырлык мөнәсәбәттән ерак булсам да, кимсетелсәм дә, һаман, булдыра алган кадәр иманыбыз, телебез өчен көрәшергә тырышам. Әмма Каюм Насыйри әйтмешли: “татар теле дигән саен бер дошманым арта, тел дигән саен, нигәдер, мыскыллаучылар күбәя”,- дип язып калдырган. Яшелүзәнлеләргә мин бөтенләй таныш түгел, ә танышларга комачаулап йөрүче генә. Сәхнәләргә чыгып җырламыйм, шигырьче дә, кәмитче дә, артист та түгел, күрсәтерлек, турыдан-туры бер тамаша да кылмыйм, бары тик балалар, халык арасында, үземчә төзегән проектлар белән, оештыру хезмәтләремне киләчәк яшь буыннар өчен башкарам. Матбугат кырында публицистик язмаларым белән 55 ел буена катнашып киләм. Бастырып чыгарырга китапларым әзер, әмма бушка эшлим, акчам юк. Шуңа күрә дә минем башкарган хезмәтләремә бәя бирергә ашыгып торучылар күренми дә, күренмәс тә, чөнки мин кемнең-кем булуына карамастан, туп-турыдан үз уйлаган фикерләремне эреле-ваклы “җитәкчеләрем” белән бүлешергә тырышам һәм шуңа күрәдерме, бик җайсыз-уңайсыз кеше буларак та танылдым, ахрысы. Ялагайлыкны, Ходаем, миннән кызганган. Бүгенге “күпкырлы иҗади хезмәтемнең” нәтиҗәсен җимерделәр, ваттылар һәм кирәге дә калмады. Нинди иҗади хезмәт соң ул?- дигән сорауга:
Беренчедән, Зеленодол районын – 1992 елдан Яшел Үзән дисәк тә, Хөкүмәтебез тарафыннан рәсмиләштерелмәгәнгә күрә, бүген дә - Зеленодол!? Әзерләнгән эш кәгазьләре игътибарсыз ята. Шуңа күрә “Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге” дә Кытай белән Татарстан
арасындагы күктә “эленеп тора”, филиппованыкыларга, үз җиребездә хуҗа юк. Мин, “милләтче – экстремист?” Шулай җайлырак!
Икенчедән, 1991 елда, шәхсән минем тарафтан, күп көч куеп ачкан татар гимназиясендә 1997 елдан татарча укытуга мөмкинлекләр тарайды!
Өченчедән, 2003 елда “Яшел Үзән районы тарихы, мәдәнияте проблемалары” дигән темада узган төбәкара конференциясе күрсәтмәләре буенча башкарылган хезмәтебезнең – 206 биттән торган “Мәгариф һәм җәмәгатьчелек” дигән альбомыбызны, Татар конгрессы, кире кайтармады. Югалтты! Алар өчен бу алым да бик килешле, чөнки алар акча көри, ә мин эшлим генә.”Яшел Үзән” газетасы сайтында халык язганча “ урып алган көлтәләрне конгресс вәкилләре алып китеп торалар,”- дип бик дөрес, ятышлы фикер әйтүләре шатландырды, димәк аңлаучылар бар икән, Әлхәмделлүллаһи!
Дүртенчедән, ата-аналар белән 2012 елан анкеталар тутырып, милли телдә мөстәкыйль мәктәп кирәклеген ачыкласак та, бүген дә танучы - Республика, район җитәкчелеге күренми;
Бишенчедән, балалар бакчаларында утыз елдан артык сөйләшүләр-аңлашулар нәтиҗәсендә ачылган татар группалары икеле-микеле хәлдә калды;
Алтынчыдан, ахырына кадәр уйлап бетерелмәү аркасында ябылган авыл мәктәпләре, авылны таратуга илтеп бара;
Җиденчедән, шул “авыруны” тоеп авылларыбызны саклап калу проекты булдырып, таяну ноктасы буларак, дөнья күләмендә һәм Республика, район өчен күренекле шәхесләребезне олылау максатыннан төзелгән проектларыбыз да югарыдагы җитәкчеләребез игътибарына ирештерелмәде;
Сигезенчедән, Түбән Урысбага җирлегенә керә торган Бәчек авылындагы Г.Тукайның иң якын туганнарының каберлекләрен табып онтылмаслык очрашулар оештырылуга карамастан, ике тапкыр ике йөздән артык кабер өсләрен, актарып ташладылар, шунысы куаныч, Бибисаҗидә һәм аның кызы җирләнгән кабер өстен саклаганнар, әле иманыбыз калганын аңлата торгн дәлил, Әлхәмделлүллаһи!
Тагын дәвам итеп булыр иде, аңлашылгандыр дип уйлыйм. Бик күп эшләр башкаруга карамастан, радио-телевидение һәм башка хөкүмәтнең масса-күләм мәгълүмат иҗатчылары Яшел Үзәндәге алып барылган милли-мәдәни чараларны, дөреслектә аңлатып күрсәтүне - беребез дә хәтерләми. Шунысы, Г.Тукай туганнарының күп булуын һәм Яшел Үзән җирендә якыннарының каберләре барын ачыклап, “ТНВ” җитәкчелегеннә белдергәннән соң “Мәдәният дөньясы”ннан, яраткан журналистларыбыз ярдәмендә “Г.Тукай туганнарының эзләре буйлап,”- дигән темага чыгышым булгач, бу тапшыруны бетереп тә куйдылар. Ә мине кайберәүләр санга сукмасалар да, димәк кемнәрнедер көнләштерерлек хезмәт башкаруыма инану читен түгелдер. Әйе, шул Яшел Үзән муниципаль районы - Зеленодолга - Г.Тукай һәм милли-мәдәни мирасы, милләтебезнең теле, гореф-гадәтләрен саклау, керәшен хатыны Филипповага гына кирәк бит, ә район – Зеленодол!?!
Арча түгел, ә Арча... үзе генә сакласын инде, менә, шушы җимерелгән телебезне, милли-мәдәни мирасыбызны! Күңелебезнең тарлыгы, хөсетлек, көнчелек – ТЕЛЕБЕЗ не җимерүгә дучар итте дә инде. Бу тирән яраларны төзәтү өчен меңнәрчә татар канлы керәшен хатыны кебек, милләте өчен җанын фида кылучы күпләгән филипповаларны сорый, ә аларның үсүе, тәрбияләнүе өчен йөз еллар кирәк шул! Арчаны бик яратканга күрә, милли-мәдәни багланышларыбызда туганлыкны тоеп, бергәләп хезмәттәшлек итү теләге белән туган - “Тукай күпере-дуслык күпере” дә минем проектта гына калды, ахрысы. Югыйсә, бөтенебез - бергә булып, шушы кечкенә хезмәтне акыл белән аңлаган булсак, күзәтүчеләр күрер иде дә, болай ук мыскылламаслар иде кебек. Хезмәтне күрү – аңа тиешле бәя бирү, кешелеклелек һәм ул – ОЛЫ СӘНГАТЬ!!! Ул алгарыш һәм бәхет. Сүздән эшкә күчү чоры башлансын иде дигән теләктә
Зеленодол – Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге җитәкчесе К.М.Филиппова.
27.04.2018 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев