Бу язмам башта Осиново бистәсендә урнашкан, даны еракларга таралган, соңгы елларда теплицалар комбинаты буларак эшен дәвам итүче элеккеге «Майский» совхозында - ( 20ел), ә аннан соң «Казан» кошчылык фабрикасындагы ашханәдә (10ел) аш-су остасы, югары осталыкка ия булган пешерүче булып, үзенең 30 еллык хезмәт юлын үткән Резедә ханым Нуруллина хакында.
Шул гомер эчендә аның күпме кешеләрне тәмле аш-ризыклары белән шатландырганын санап та, әйтеп тә бетереп булмастыр. Тыйнак кына үз эшен җиренә җиткереп, аерым бер осталык белән башкара белгәне, һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле булганы, үзе даими укып, моңа кадәр алган белемен арттыру өстендә эшли һәм үзе белгәннәрне хезмәттәшләре белән дә уртаклаша белгәне өчен дә яраталар һәм чын күңелдән хөрмәт итәләр Резедә ханымны.
- Сөйкемле, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торучы, нинди эшкә тотынса да бик яхшы итеп башкарып чыгачагына ышанганга күрә, ашханә эшчәнлегендә иң беренче гел аның белән киңәшәбез, чөнки аның белән киңәшеп эшләгәндә уңышка ирешәчәгебезгә ышаныч бар. Арабызда Резедә ханым булу бик зур бәхет безнең өчен, сәламәт, озын гомер телибез аңа. Үзенең тырыш хезмәт кешесе булуы, уңган, булганлыгы белән безнең барыбызга да үрнәк ул, - дип Резедә ханыма карата булган җылы хисләре белән уртаклашты ашханә җитәкчесе Гөлсинә ханым.
Осиново бистәсендәге халыкның күбесе шушы оешмаларда эшли, алар барысы да Резедә ханым эшли торган ашханәләрдә туклана, шул сәбәпле бистәбездә аны белмәгән кеше бик сирәктер. Кем белән генә сөйләшсәң дә, ул пешергән ризыклар белән тукланган һәм аның белән аралашып яшәгән бистәдәшләре Резедә ханымны аеруча бер җылылык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән яратып искә ала.
Резедә ханым Нуруллина мактауга лаек игелекле хезмәт юлы үтеп кенә калмаган, үзе кебек бик булдыклы Әхмәт Вәлиулла улы белән гаилә корып, ике ир бала тәрбияләп үстерергә дә, иренең әнисе белән 30ел бергә яшәп, аны сабырлык белән кадерләп соңгы юлга озатырга да насыйп булган аңа.
Кеше үзенең табигате буенча иҗтимагый характерлы һәм тынычлануны башка кешедә таба, ялгызлыкны яратмый. Шуңа күрә хатын-кыздан башка тынычлык таба алган ир кеше юк һәм ир кешедән башка тынычлану таба алган хатын-кыз да юк, кешенең тумыштан булган сыйфаты бу, аны Аллаһ шулай яралткан. Әнә шул хакыйкатьне дөрес аңлап, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән бу гаиләнең уллары Айдар белән Айрат та күркәм холыклы булып, гаилә корып яшиләр, үзләре яратып башкара торган хезмәтләре бар. Югары уку йортларын тәмамлады алар, әти- әниләре кебек гадел хезмәт ияләре. Инде оныклар да үсеп килә, гаиләдәгеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтне күреп, Айнур белән Кәрим дә игелекле булып үсәр дигән ышаныч бар.
Гаилә әһелләренең ашау-эчү вакытында бергә җыелулары, бергәләшеп гыйбадәт кылу, балалар тәрбияләү һәм алар белән уеннар уйнау, аларның нинди уңышларга ирешүләрен күрү - болар барысы да гаиләнең барлык әһелләренә бәхет китерә. Нык, тату гаилә - туганнар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга сәбәп булып тора. Гаилә - ул туганлык мөнәсәбәтләренең нигезе, туганлык җепләрен нык тоту кешеләр арасында җылы бәйләнеш барлыкка китерә. Күршеләре, туганнары белән дә дус һәм тату итеп, ярдәмләшеп яши Резедә ханым белән Әхмәт ага гаиләсе. Җәйләр җитсә бакча тутырып гөл-чәчәкләр үстерәләр, бакчадагы алмагачлары биргән алмаларны бөтен туганнарына, дусларына, таныш һәм таныш булмаганнарга да өләшә алар. Әнә шундый киң күңелле, юмарт, ачык йөзле, тәмле телле, кунакчыл кешеләре белән дә гүзәл безнең Осиново бистәсе.
Тәнзилә Заһитова.
Осиново
Нет комментариев