Сыйныфташларын күпләп үтерүгә әзерләнүдә шикләнелгән укучыны Татарстанда тоткарлыйлар
RT мәгълүматларын республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец раслады.
Аның сүзләренчә, яшүсмернең гаиләсе исәптә тормаган. Хәзер аның чыннан да теракт ясарга ниятләгәнме һәм аның нинди мотивлары булуы ачыклана.
Элегрәк матбугат чаралары 15 яшьлек укучының өендә ике пычак, балта, тактик перчаткалар, балаклава һәм сыйныфташларын үтерү планы турында җентекле тасвирланган дәфтәр тапканнар, дип язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев