Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сыйныф җитәкчесе укучы малайны кыерсыткан

Мин мәктәптә әллә ни әйбәт укымадым. Эчкән әти белән дәрес әзерләргә дә мөмкинлекләр юк иде. Шуңа да букчадагы дәфтәр-китапларны алыштырмый гына берничә көн рәттән барган чаклар да булды...

9га җиткәч, сыйныф җитәкчесенең миннән котыласы килеп, китәргә тәкъдим ясады. Ризалашмадым, тик аның әйткән сүзләре йөрәкнең бер читенә кереп урнашты. Мәктәп тәмамлап, югары уку йортларында белем алмасам да, тормышта югалып калмадым. Эшкә урнашып, өйләнеп, балалар тәрбияләп, һәр көнгә шөкер итеп яшим. Еллар узгач, сыйныфташлар очрашуында класс җитәкчесенә дә бу хакта әйттем. Берни дәшмәде. Дөрес сүзгә җавап юк, диләрме әле? Әйтәсе килгәнем шул, бөтен кеше дә отличник була алмый. Һәм бу тормышта иң мөһим күрсәткеч түгел. Шуңа да балаларны мәктәптә, син начар укучы дип, кыерсытканчы, мең кат уйлавың хәерле.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев