Дәүләтебез, авыл җирендәге шәхси хуҗалыкны, кече фермерлыкны үстерүгә якты һәм киң юллар ачучы, тагын да зурайтып әйтсәк, алтын таулар вәгъдә итүче төрле программалары белән күпләрнең күңеленә «коткы» сала, ягъни бу эшкә кызыксыну уята.
Безнең халык батыр, эштән куркып тормый анысы. Тик җиң сызганып кына фермер булдым, дигән сүз түгел шул, акчадан кесәң тырпаеп тормаса - ерак китәрмен, димә. Әзмени арабызда, хөкүмәт ярдәменә ышанып эш башлыйм, дип, муеннан бурычка батып, ярык тагарак янында утырып калучылар. Шулай ук, бәлки, соңыннан азмы-күпме чыгымнарымны каплап булышып җибәрерләр, дигән өметкә таянып, үзенең җыйган «мая»сын тиененә кадәр чыгарып салучылар да юк түгел. Шул эшкә «җиккән» акчаларын, тырышлыкларын, вакыт һәм хезмәтне аклар өчен ничек тә аякта калырга тырыша алар. Шундый «нык корыч солдат»ны без Олы Яке авылында очраттык.
Фәрит Мостафин, инде ничә көннәрдән бирле үзе башлап җибәргән крестьян- фермер хуҗалыгын (КФХ) тикшерергә килергә тиешле комиссияне көтүен әйтте. Без ул теләгән кешеләр булмасак та, ачык йөз белән капкасын ачып, «биләмә»се белән таныштырды. Ихатада әлегә бердәнбер яңа төзелгән бина - 22 сыер сыйдырышлы ферма игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Аяклар да шул якка атлады. Ягымлы мөгрәүләре белән (безне күрү шатлыгыннандыр, дип уйлыйм) сигез сыер каршы алды. Ферма эче чиста, борыннарны җыерттырырлык ис тә юк, шуның өстенә заманча җиһазландырылган да әле.
- Фәрит, мондый эш башларга сине ни этәрде? Кеше башта үзенә торырга яңа өй салыр иде, ә син терлекләр бинасыннан тотынгансың.
- Бу идеянең каян килеп чыкканын үзем дә тәгаен әйтә алмыйм, юк-бардандыр. Югыйсә, моңа кадәрге эшем белән хәзергесе арасында җир белән күк аермасы. Казанда яшәп 19 ел буе «грузоперевозка» белән шөгыльләндем. Шәхси йортым да шунда. Әлегә ике кызым белән тормыш иптәшем шәһәрдә. Бу минем туган нигезем түгел, кеше яшәми торган урынны иске корылмалары белән сатып алдым. Ишек алдындагы барлык абзар-сарайларны юк итеп, шушы ферманы төзедем.
- Шулай да кызык, мөмкинлегегез булгач, нигә Казанда гына берәр эш ачмадыгыз?
- Аңа бөтен кеше аптырады инде. «Нигә шәһәрдәге җитеш рәхәт тормышыңны ташлап монда кайттың», - диләр. Ничек дип тә аңлата алмыйм, авыл малаеның геннары тартып кайтаргандыр инде.
- Озак төзедеңме ферманы?
- Ферманы бер ай эчендә төзеп бетердек. Бөтен автоматлаштырылган җиһазларны (савым, сөт уздыргыч аппаратлары, суыткыч һ.б.) Ижевскидан килеп урнаштырдылар, ә сыерларны Киров якларыннан алып кайттым.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Тулырак - газетаның 34нче санында.
Нет комментариев