Сыерлардагы бу авыруга каршы дәва юк
Сыерларда лейкоз авыруы – ул яман шеш белән төгәлләнгән йогышлы хроник чир. Икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдә РНК вируслары китереп чыгарган кан рагы.
Әлеге вирус кандагы лейкоцитларны (ак кан тәнчекләре) зарарлау белән дә куркыныч, бу очракта алар күпләп үрчи. Һәм шул рәвешле организмның лейкоцитлар тәэсирендә эшләүче төп функциясе – иммун системасы бозыла. Хайван организмы йогышлы авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә. Лейкоз вирусы күзәнәк эченә үтеп керә һәм тирән йогынты ясый. Әгәр ул терлек организмының эчке күзәнәгенә кереп урнаша икән, аны инде бернинди дару препараты белән дә чыгарып булмый. Лейкоз вирусы бозау организмына плацентар киртә аша үтеп керә – авыру сыердан чирле бозау туа.
Лейкозны кисәтү өчен, түбәндәгеләрне үтәргә: нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан сатып алырга кирәк. Ягъни сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алырга кирәк.
Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы куллану өчен бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш беренче чиратта терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә.
Районның торак пунктларында ветеринарлар елына ике тапкыр (язын, көтүгә чыкканчы һәм кышын абзарларда асрау чоры алдыннан, сентябрь-октябрь айларында) һәр йортка кереп, сыерлардан кан алалар. Узган ел Өтәшкәдә – 22, Әрәдә – 16, Айдарда – 37, Косякауда – 18, Кече Өтәктә – 12, Сөнчәләйдә – 21, Бәчектә 29 сыер тикшерелеп,берсен дә дә бу куркыныч авыру табылмады. Ә калган авылларда хәл алай ук яхшы түгел. Ул таблицадан яхшы күренә.
Мал асраучылар лейкозның дәвалап булмый торган авыру икәнен исләреннән чыгармасыннар иде. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, көтүгә кумагыз, изоляцияләгез. Мондый малның итен бары тик ветеринария- санитар экспертизадан соң гына ризык өчен кулланырга мөмкин. Сөтне, һичшиксез, кайнатырга кирәк.
Физзәт Фәхретдинов,
Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсенең баш табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев