Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Светлана Ножка – иң яхшылар арасында

Яшел Үзәндә ике көн буе тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды.

Бу конкурс ике елга бер тапкыр уздырылып, балалар арасында юл-транспорт травматизмы проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән. Аның оештыручылары - Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе. 2015 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында 187 ДТП чык­кан. Нәтиҗәдә 4 баланың гомере өзелеп, 192се җәрәхәтләнгән.
Беренче этапта мәртәбәле жюри район дәрәҗәсендә балалар бакчалары тәкъдим иткән иң яхшы методик эшләнмәләрне сайлады. Очрашу барышында иң яхшы педагог юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырды һәм хөкемдарларга балалар белән тематик дәрес өзекләрен күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча балаларны юл грамотасына өйрәтү эшендә иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге шәһәр балалар оешмасы дип Бөгелмәнең «Журавушка» прогимназиясе, авыллар арасында Лаеш районының «Радуга» балалар бакчасы танылды. Яшел Үзәннең 1нче «Карлыгач» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Ножка шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында мактаулы III урынга лаек булды. Якташыбызны котлыйбыз!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев