Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Суыкларда йорт кошларын ашату

Хәзер кошларга иркендә яшел азык юк, шуңа изеп ясаган ризыклары белән бергә кайнар суда җебетеп яшел печән бирәләр. Шушы вакыттан март аена кадәр вакланган нарат ылысы әзерләп ашата башлыйлар.

Моның өчен, астына полиэлитен җәеп, нарат ботак ларын шуңа тезәләр һәм өстенә зур тишекле тимер сетка ябалар. Шулай иткәндә коелган ылысларны җыеп алырга уңайлы. Ә аларны иттарткыч аша үткәрергә була, шулай иткәнне кошлар яратыбрак ашый. Бер тавыкка тәүлек лек норма – 6-10 гр, үрдәк белән күркәгә – 15 гр, казга – 25 граммга кадәр дип язалар.

Ылыс оны каротинга, С һәм Е витаминнарына бай. Кошларны үзегез үрчетсәгез, нәсел сезонына әзерлек чорында бик файдалы. Кошларны абзарда асрау вакыты җиткәч, аларны тукландыру да үзгәрә. Бөртекләрнең тәүлеклек нормасыннан 2/3 өлешен бүрттереп ашатырга кирәк һәм иртәнге якта. Ә эшкәртелмичә калган өлешен кич, төнгә каршы бирәләр. Көндез, үзебезнең кухнядагы калган ризыклар, артык сөт һәм ит юган судан торган дымлы катнашма белән сыйлагыз.

Казлар салкынны яхшы кичерә һәм аларга җылы сарайлар таләп ителми, әмма алар яхшы гына тазарган булырга тиеш. Әгәр дә әлегә кышларга калдырган казларыгызның массасы җитәрлек түгел икән, күбрәк ашатырга кирәк, юкса начар кышлаячаклар. Артык симереп тә китмәсеннәр.
Үрдәкләр, шулай ук, тавыкларга караганда суыкка чыдамрак. Шулай да салкыннарда, төн чыга торган биналарында температура -5 градустан да төшмәсен һәм урыннары коры булырга тиеш. Үрдәкләрне һәм казларны ишегалдында ашату яхшырак, сарайларыгыз чис тарак торыр. Бик каты салкында гына эчтә ашатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев