Сумкага салынган бала гәүдәсе
Хәзер баланың атасын тоткарлаганнар.
Нәни малайны сумкага салып, ташлар тутырып, күлдәге суга ыргытканнар... Якынча белешмә буенча, бала көчләнгән булуы ихтимал. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, әти кеше наркотикларга бәйле кеше, ул баланы ялгызы гына тәрбияли, хатыны юк. Аны баласын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Әлегә баланың үлеме сәбәбе төгәл билгеле түгел.
Белешмә буенча, малай авырый, аның тәнендә яралар була. Башта аларны тәмәке төпчеге эзе дип уйлыйлар. Әти кеше сүзләренчә, ул баласын үле килеш тапкан, аннары курыккан һәм мәетне яшергән.
Бала мәете салынган сумканы биредә яшәүче ир-ат таба. Ул табылдык турында танышына сөйли, аннары алар сумканы судан алып чыгалар. Карап торышка балага 6-8 яшь, аның гәүдәсе пакетлар белән төрелгән, сумкага салынган. Сумканы авырайту өчен, эченә ташлар тутырганнар, диелә бу хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев